Данис Хәйруллин

Шагыйрь

Данис Тәбибулла улы Хәйруллин 1946 елның 7 октябрендә Татарстан Республикасының Азнакай районы Татшуган авылында туа. 1953–1960 елларда туган авылы җидееллык мәктәбендә укып, 1964 елда шул ук районның Чалпы урта мәктәбен тәмамлый, 1964–1969 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтында белем ала. Совет армиясе сафларында хезмәт итә. Аннары Азнакай районының «Марат», «Октябрьнең 40 еллыгы» исемендәге колхозларда баш инженер булып эшли. 1972 елдан Яр Чаллы шәһәренең төзелешне механикалаштыру идарәсендә хезмәт итә.

Данис Хәйруллинның беренче шигырьләре матбугатта 1979 елдан күренә башлый. Шулай ук аның иҗат җимешләре «Казан утлары», «Чаян» журналларында, «Социалистик Татарстан», «Татарстан яшьләре» газеталарында һәм «Идел» альманахында дөнья күрде.

1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

«Хәтер» (1988), «Йөрәк тибеше» (1991), «Казлар ник көлә?» (2011).